Четверг, 13.12.2018, 11:17
Включить версию для слабовидящих
Приветствую Вас Гость | RSS

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №4 г.Туймазы Республики Башкортостан

Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 569
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Новости

Главная » 2017 » Март » 27 » Халкыбызның күркәм гадәтләре.
07:01
Халкыбызның күркәм гадәтләре.

Халкыбызның күркәм гадәтләре.

       Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга, аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт- сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.

       Туган тел! Һәркем өчен газиз сүз бу. Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер гөлбакча кебек анда йөргән саен гөлләрнең төрлелегенә шаккатасың, хуш - исләрен тоясың, матурлыгына сокланасың.

       Туган тел– дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал- үзара аралашу - аңлашу коралы ул.

    Адәм баласының иң изге , иң даhи хисләренең берсе - туган телгә гамьле, хөрмәте булу, төбәгең, шәҗәрәңне белүдер.

   Минемчә, тел тәрбиясендә ул- нигез ташы. Туган телгә өйрәтүдә әни кешенең үзенә аерым җаваплы урыны барлыгын искәртеп үтү дә зарур. «Тел- ананың балага иң зур бүләге.

       Бу уңайдан  безнең мәктәбебездә 22 нче февраль көнне Татар мәдәнияте көне билгеләп үтелде. 5 – 11 сыйныф  укучылары  өчен Татар халкының күркәм гадәтләре  дигән сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар халкыбызның матур йолалары, гореф-гадәтләре, милли ашлары, бәйрәмнәре белән таныштылар һәм  бик  сокланып тыңладылар. Башлангыч сыйныфлары өчен  төрле халык  уеннары уйнатылды.(“Очты-очты”,“Йөзек салыш”).Мәктәбебезнең икенче катында татар халкынының чигү эшләре, милли ашлары күргәзмәсе оештырылды. Көн дәвамында укучылар туган телебезгә багышланган җырлар җырладылар, бик матур hәм эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр, чөнки татар халкы элек-электән җырга, моңга, биюгә дә бик оста халык булган.Укучылар бәйрәмнән бик  канәгать калдылар.

Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Туган телебезнең нәфислеген саклау өчен , мөгаен, иң әүвәл аның гаять үзенчәлекле, күңел күзе белән дә күрә белергә кирәктер. Шунсыз аның башка телләрдән аермасын да, барча байлыгын да, яңгырашын да аңлап булмый.

     Әйе, теле барның – юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр! Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер - бәясе, хөрмәте бар.

                                                Туган тел ул бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

                  Дәшәр өчен туган тел. ( Дәрдмәнд)

Просмотров: 46 | Добавил: Ely | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Март 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Copyright MyCorp © 2018